Бу юлы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия хәрәкәтенә «Алтын балык» балалар бакчасы коллективы кушылды.
Шушы көннәрдә «Алтын балык» балалар бакчасының актлар залы ГТО тапшыру мәйданчыгына әверелде. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең яшенә туры килгән нормативларны тапшырдылар.
Кечкенә катнашучылар бик тырыштылар. Аларның һәрберсенә аның никадәр көчле һәм тиз булуын белү кызык иде.
Нурлат районындагы «ГТО» БФСК чараларын уздыру буенча белгеч Дария Белова билгеләп үткәнчә, ГТО нормативларын тапшыру балаларның сыгылмалылыгы, координациясе, көче, тизлек сәләтләре һәм чыдамлыгы кебек төп физик сыйфатларын үстерү дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.