Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлекләре ягыннан тайпылышлары булган балалар өчен әкиятләштерелгән чара уздырылды

2022 елның 2 декабре, җомга

Бүген балалар китапханәсендә инвалидлар декадасы кысаларында традицион бәйрәм чарасы узды.

Ул мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган иде. Китапханә бусагасында кунакларны «Артемон, ташбака «Тортилла», «Буратино» һ. б. әдәби геройлар каршы алды.

Бер тату гаилә булып, әниләр белән бергә, балалар әкияти сәяхәткә киттеләр, анда аларны әкият викторинасы, күңелле музыкаль конкурслар һәм иң күркәм «игелекле гамәлләр»курчак әкияте көтә иде.

Бәйрәм дәвамында матур әкият костюмнары киеп, балалар "Катевинка” һәм "Добрусся” белән күңел ачты.

Бәйрәм күңелле үтте. Балаларның йөзләрендә елмаю күрү бик күңелле шул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International