2 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы булачак. Урыны белән бераз кар.
Төнлә һәм иртә белән аерым районнарда томан булуы ихтимал.
Җил төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с.
Төнлә һәм иртә белән минималь һава температурасы 11..-15, аязган вакытта -17.
Көндез максималь һава температурасы -8..-11˚.
Юлларда бозлавык саклана.