Нурлат бердәмроссиялеләре партиянең туган көнендә җирлекара үзәк китапханәгә бүләк ясадылар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре китапханә директорына "Рус җирләрен берләштерүчеләр» сериясеннән китаплар тапшырды.

 Бүген «Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова "Рус җирләрен берләштерүчеләр» сериясеннән җирлекара үзәк район китапханәсенә китаплар тапшырды.

Китапханә директоры Роза Липатова бу кыйммәтле бүләкне рәхмәт әйтеп кабул итте.

"Рус җирләрен берләштерүчеләр» проекты Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Китаплар Россия дәүләте яшәгән чорда рус җирләрен яклаган һәм берләштергән һәм аның тарихына мәңгегә кергән хакимнәргә багышланган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International