Халыкара инвалидлар көне 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге 2022 елның 5 декабреннән 9нчы декабрьгә кадәр «Кайнар линия» үткәрү һәм инвалидларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гамәли ярдәм күрсәтү турында хәбәр итә.
Территориаль бүлек белгечләре (884345) 2-05-38, 2-08-83 телефоннары буенча эш көннәрендә сәгать 9дан 16га кадәр теләүчеләргә консультация бирәчәкләр.