Кичә, 30 ноябрьдә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру һәм милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары узды. Анда Нурлат муниципаль районының милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләре катнашты.