1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә «Бердәм Россия»нең туган көне уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасы үткәрелә.
Анда төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашачак.
Гражданнарны кабул итү планы-графигы:
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр 8.00-17.00
Партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Николаевна Ермилова, җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Индира Вагыйз кызы Шәфикова (Хәмәдиев ур., 19).
2 декабрь 9.00-16.00
Шәһәр Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутат төркеме әгъзалары(Хәмәдиев ур., 19).
5 декабрь 8.00-16.00
Муниципаль берәмлекләр Советларында – авыл җирлекләрендә «Бердәм Россия» партиясенең депутат берләшмәләре әгъзалары.
6 декабрь
8.00-10.00 – партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин-район Советында (Совет ур., 98).
10.00-12.00 – ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Николаевна Рыбакова (онлайн-кабул итү).
14.00-16.00-Район Башлыгы урынбасары, район Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутат фракциясе җитәкчесе Линар Нурислам улы Маняпов (Совет ур., 98); район башкарма комитеты җитәкчесе Заррина Ринат кызы Сәйфетдинова (Совет ур., 117).
7 декабрь 10.00-12.00 мобилизацияләнгән гаиләләрне социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Ринат кызы Сәйфетдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Генадиевна Терентьева, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Игоревна Афанасьева (Хәмәдиев ур., 19).
8 декабрь 8.00-16.00
авыл җирлекләре башлыклары һәм партиянең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары-авыл җирлекләрендә.
9 декабрь 10.00-12.00 «Закон сагында» тематик кабул итү
Нурлат районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Идрис Габделбәр улы Кәримов, шәһәр прокуроры Сәйяр Рафаэль улы Зыятдинов, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәшит улы Хәйруллин (Хәмәдиев ур., 19).
Алдан язылу - 2-28-24 телефоны буенча.