Бүген Шәһәр Советының дүрт даими комиссиясе утырышында 2023 елга эш планы каралды.
Комиссияләр сәламәтлек саклау, санитар һәм экологик эш, социаль өлкә, мәдәният, мәгариф, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте, ТКХны реформалаштыру һәм тормышны тәэмин итү объектларының эше, хокук саклау органнары белән координацияләү һәм уртак эшчәнлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Һәр комиссия тарафыннан үз планы расланды, ул Нурлат шәһәр Советының гомуми эш планы өчен нигез булачак.