14-19 декабрьдә Самарада «ГТО уеннары» Хезмәткә һәм оборонага әзер Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнарының III Фестивале узачак.
Ярышлар «МТЛ Арена» универсаль спорт комплексы территориясендә узачак. Фестивальне уздыру белән гомуми җитәкчелек итүне Россия Федерациясе Спорт министрлыгы башкара.
Чарада ГТО комплексы нормативларын үтәүдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Россия Федерациясе субъектларының 48 командасы катнашачак.
Командаларга 7 кеше керә, шул исәптән: 6 катнашучы (1 ир – ат, 1 хатын – кыз – 18-29 яшь; 1 ир-ат, 1 хатын-кыз-30-39 яшь; 1 ир-ат, 1 хатын-кыз-40-49 яшь); 1 тренер-вәкил (булганда). Шулай ук ярышларга сайлап алу турнирын узган 90 тан артык индивидуаль катнашучы киләчәк. Гомумән алганда, 400гә якын физкультурачы катнашыр дип көтелә.
Татарстан Республикасыннан турнирга 6 кешедән торган команда барачак:
- Алина Лошадкина, Казан (ГТОның 6 баскычы);
- Хәлил Бикбаев, Балтач (ГТОның 6 нчы баскычы);
- Ирина Кульчеева, Әлмәт (7 нче баскыч);
- Фәнис Гомәров, Тәтеш (7 нче баскыч);
- Наталья Дорофеева, Чаллы (ГТОның 8 нче баскычы);
- Андрей Модин, Казан (ГТОның 8 баскычы).
Россия Федерациясе субъектлары командалары арасында беренчелектән тыш, индивидуаль катнашучылар арасында да «Рекордка барам» ярышлары узачак. Катнашучылар ГТО сынауларының аерым төрләрендә рекордлар кую өчен көч сынашачак, алар «ГТО рекордлар китабына» кертеләчәк.
«ГТО уеннары» ның «Һәвәскәр» һәм «Профессионал» категорияләрендә шәхси ярышларында катнашу өчен теләге булган һәркем заявка бирә ала.
Ярышлар турындагы нигезләмә һәм катнашу шартлары белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.