29 ноябрьдә 2нче урта мәктәп базасында 11нче сыйныф укучылары белән «Ничек эшкуар булырга?» дигән цифра дәресе үтте.
Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.
Дәрес башланганчы өлкән сыйныф укучылары кунакка "Углерод эзеңне бел" дигән экологик акциядә катнашырга тәкъдим иттеләр. Шуннан соң информатика укытучысы Гөлнара Илдус кызы Нургатина "IT - да эшмәкәрлек" темасына дәрес үткәрде.