«Татнефть»нең М.Хуҗин исемендәге Спорт комплексында пилатес һәм аэробика буенча төркемле дәресләре старт алды.
Дәресләр көн саен төшке һәм кичке вакытта (якшәмбедән кала) тәҗрибәле тренер Маргарита Федорова җитәкчелегендә уза. ⠀
⠀«Татнефть»нең финанс ярдәме белән быел бинага ремонт ясалды: душ белән уңайлы киенү-чишенү бүлмәләре, төркемле дәресләр өчен яңа функциональ зал эшләтеп җибәрелде. Бездә бик уңайлы һәм җылы, ә дәресләр һәрчак музыка астында, күтәренке кәефтә уза, - дип сөйләде спорт учреждениесе директоры Диләрә Куманяева.