Өшүләрне профилактикалау турында

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Роспотребнадзор җәяү йөргәндә һәм урамда эшләгәндә өшүне профилактикалауның төп кагыйдәләрен искә төшерә.

Өшү ул- салкында чыгып җәрәхәтләнү. Ешрак өшү борынга, колакларга, яңакларга, иякләргә, кул һәм аяк бармакларына кагыла, бу вакытлыча кан әйләнешен бозуга, сизгерлекне югалтуга, ә кайчакта кире кайтарылмый авыр нәтиҗәләргә дә китерә.

Салкында беренче чиратта, борын, колаклар, тезләр, бармаклар өши. Бу тәннең әлеге өлешләрендә кан белән тәэмин ителүнең начарлыгына бәйле. «Тән төсе агара, тыгызлана, сизгерлек кими – бу исә җиңелчә өшүнең беренче билгеләре», – диде ул.

Белгечләр өшүнең дүрт стадиясен билгели. Беренчесендә тәннең өске тукымалары зарарлана, өшегән урын агарып чыга, кул-аяк ойый. Кичекмәстән дәвалау чаралары  күрелсә, әлеге билгеләр бер атна эчендә юкка чыга. Икенче стадиядә савыгу ике-өч атнага сузыла. Өченче-дүртенче стадиядә тәннең тагын да күбрәк өлеше зыян күрә һәм ул урын җәрәхәтләнеп, соңыннан җөйгә әйләнергә мөмкин. Бу очракта хирурглар ярдәменнән башка булмый.

Өшегән кешегә ничек ярдәм итәргә?

  1. Өшегән урынны каз мае яки кар белән ышкырга ярамый. Ул урынга берничә катлы марля бәйләвеч салалар. Бәйләвеч 12 сәгатькә калдырыла.
    2) Өшегән кешегә кайнар чәй һәм башка эчемлекләр бирергә.
    3) Аяк өшесә, аны кайнар суга тыгып яки батареяга куеп утыру зыянлы.

4) Ач һәм арыган килеш юлга кузгалмагыз, чөнки андый кешеләрнең тән температурасы тиз төшәчәк.
5) Балыкка яки ерак юлга чыгып китсәгез, үзегез белән җылы кием алыгыз.

6) Балаларның үзләрен генә урамга чыгармагыз. Мондый көннәрдә 20 минуттан да артык йөрергә киңәш ителми.

Артык өшесәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса, салкын кышларда кул, аяксыз калуың да ихтимал. Салкын сакланмаган кешеләрне аямый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International