Нурлатның "Легенда" клубы командасы “Патриотик тәрбиядәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә Нурлат шәһәренең «Легенда» хәрби-патриотик клубының бер елдагы эшенә йомгак ясадылар.

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) Республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе генерал-майор Александр Бородин һәм аның урынбасары полковник Александр Поляков клуб эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм аның 10 кешедән торган активы «Патриотик тәрбия бирүдәге казанышлары өчен» истәлекле медале белән бүләкләнделәр.

Бүләккә лаек булучылар арасында Донбасс махсус хәрби операциясендә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча «Шәфкатьлелек тартмасы» хәйрия акциясен оештыручы Валентина Клявлина да бар. Аның инициативасы Нурлаттан гына түгел, Татарстаннан да, илнең төрле почмакларыннан да битараф булмаган меңнәрчә кешене берләштерде.

Беренчеләрдән булып «Легенда» тату командасын «Хәрби Дан Клубы» патриотик тәрбиягә һәм эзләнү эшенә ярдәм итү Татарстан ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов зур бүләк белән котлады. Күп еллар дәвамында бу ике иҗтимагый оешма тыгыз элемтәдә эшлиләр.

– «Легенда» үз эшчәнлегенең чикләрен әкренләп киңәйтә, безнең команда составы да үсә. Без Марий Эл республикасының Татар төбәк белгечләре җәмгыяте белән элемтәне җайга салдык. Аның рәисе Сания Газизьянова «Легенда»га Бөек Ватан сугышы елларында кире кайтарылмый торган югалтулар исемлекләре белән эшләүдә зур ярдәм күрсәтә,-дип сөйләде хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Владимир Малыгин, шулай ук планнары белән уртаклашты.

- 3 декабрь – Билгесез солдат көнендә сәгать 10.00да шәһәрнең 1нче мәктәбендә фронтта югалган якташларыбыз исемнәренә кайгы кәгазьләре тапшырылачак, алар турында мәгълүматлар элек «Дуслык» район газетасында басылып чыккан иде. Бу чарага Михаил Валерьевич Черепанов та килергә вәгъдә бирде. Нурлатлылар шулай ук очрашу барышында эзләүгә яңа гаризалар да бирә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International