А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасына нигез салынуга 10 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
Аның Нурлат районында бүлекчәсе дә бар, ул шулай ук кыйммәтләрне, халык байлыгын һәм гомумән рус мәдәниятен саклау буенча актив эш алып бара. Безнең район берләшмәсе вәкилләре юбилей чараларына чакырылды. Аның җитәкчесе Юлия Магарина региональ иҗтимагый оешма Идарәсенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, Нурлат районында үткәрелә торган күпкырлы эшчәнлек белән таныштырды.
Шулай ук утырыш делегатлары районның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Сергей Белов һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр