Бүген Нурлатта Нурлат районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышы узды.
Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Денис Агеев чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Нурлат муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә авариялелеккә анализ һәм проблемалы мәсьәләләр белән таныштырды.
Авыр транспорт чараларының автомобиль юлларына һәм ясалма корылмаларга йогынтысы турында Нурлат шәһәрендәге «БДД» ДБУ территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Гыйльфанов сөйләде.
Утырыш ахырында комиссия әгъзалары халыктан Нурлат районы Башкарма комитетына кергән гаризаларны карады. Алар белән Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Салават Усманов таныштырды.
Кайберләре буенча карарлар чыгарылды, кайберләре эшкә алынды.