Нурлатта «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2022» фотоконкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителде

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Җиңүчеләр арасында биш номинациядә иң яхшы 20 фоторәсемнең авторлары да бар.

Бүген, киңәйтелгән планерка башланыр алдыннан, оешма, предприятие җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән район Советы фойесында катнашучылар «Татарстан – 2022» илкүләм проектлары фотокүргәзмәсе белән таныша алдылар. Фотоконкурста «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумы тарафыннан милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү комиссиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре һәм элемтә Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш министрлыгы, «Татмедиа» республика агентлыгы тарафыннан игълан ителгән республика фотоконкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителде.

Нурлатлылар биш номинация буенча фотоконкурста катнашты:

«Моьарчы юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Минем илем – минем Россиям», «Объективта – балалар», “Республика файдасына, һәркем мәнфәгатьләрендә". Йомгак ясаганда конкурс комиссиясе башкару эчтәлеген, сыйфатын, эшне башкаруга иҗади якын килүне, шулай ук темага туры килүне исәпкә алды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фотокүргәзмә районның мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә үз эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International