Сәрия Сабурская һәм Асия Вәлиуллина бергәләп татарстанлыларны кабул итәчәк

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 29 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе 2022 елның 29 ноябрендә узачак.

Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 14.00тән 16.00га кадәр Казан ш., Карл Маркс ур., 61 адресы буенча уздырыла.

Гражданнарны бергәләп кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә килергә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International