Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары депутатлары әниләргә азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
Бүген, безнең сугышчылар Ватанны милләтчелек таралу куркынычыннан саклаганда, аларның әниләре һәм хатыннары, уллары һәм ирләренең җиңү белән кайтуын көтәләр, алар аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа бәйле рәвештә Әниләр көне алдыннан Нурлат шәһәре Советы депутаты Ольга Пакшина «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле бүлекчәсе активистлары белән бергә мобилизацияләнүчеләрнең әниләрен котлап, аларга барлык партиялеләр исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Депутат әниләргә патриот уллар тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек һәм якыннарының өйләренә тиз әйләнеп кайтуын теләде.
Акциягә шулай ук район Советы депутаты Илнур Хәнәфиев һәм шәһәр Советы депутаты Николай Блинов та кушылды. Алар да сугышчыларның әниләрен бәйрәм белән котлап, рәхмәт сүзләре белән азык-төлек пакетлары тапшырдылар.