Нурлатта киңәйтелгән планерка узды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Район предприятие, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бүген узган киңәйтелгән планеркада  актуаль булган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Планерка Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.

Нурлат муниципаль районында 2022 елда капиталь ремонт һәм төзелеш программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эш алып бару турындагы сорау белән чыгыш ясады.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева шәһәр территорияләрен һәм торак пунктларын яңа елга бизәүгә әзерлекнең ничек баруы турында хәбәр итте. Ул шулай ук районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика Идарәсенең Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча районара бүлеге башлыгы Рифкать Йосыпов 2022-2023 еллар кышкы чорында Нурлат районы территориясендә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләде.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Афанасьева район бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләде.

Утырышта «Нурлат РҮХ» ДАССОның баш табибы Айдар Сәгъдиевның Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре халкын диспансерлаштыруның барышы турындагы отчеты тыңланды.

Андреевка һәм Фома авыл җирлекләре башлыклары Надежда Егорова һәм Рәшит Абдрахманов районның авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында сөйләделәр.

Планерка бүләкләү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International