Нурлат районы Биккол авылында яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде

2022 елның 27 ноябре, якшәмбе

Биккол авылындагы паркны балалар мәйданчыгы белән җиһазладылар.

Ял һәм спорт паркы авылның үзәгендә урнашкан. Монда дистә еллар дәвамында авыл Сабантуйлары уза, спорт тренажерларында балалар шөгыльләнә, кичләрен футбол уйный.

Соңгы елларда авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән мәйданчыкның тирәсен тотып куйдылар, периметр буенча куаклар һәм агачлар утырттылар, бу җәйдә авылның хөрмәтле укытучылары хөрмәтенә истәлек тактасы да ачтылар.

Күптән түгел район җитәкчелеге ярдәме белән паркның бер почмагында заманча уен мәйданчыгы булдырылды.

- Мәйданчык 10лап уен конструкциясен үз эченә ала. Без аның төрле яшьтәге балаларга кызыклы булуын теләдек. Комплектка таган, тау, балаларга комлык керә, конструкция урнаштыруда җирле мәчет мәхәлләсе дә ярдәм итте, - диде Биккол авыл җирлеге башлыгы Рәмилә Әхмәтшина.

Салкыннарга кадәр балалар мәйданчыгын әби-бабайлар янына кунакка килгән авыл балалары да бәяләргә өлгерде.

– Минем дүрт кечкенә оныгым бар, алар гел авылга кайталар. Моңа кадәр аларны нәрсә белән мәшгуль итәргә белми идем. Ә хәзер авыл балалары белән бергә бу мәйданчыкта уйнаячаклар. Ул шәһәрнекеннән аерылып тормый һәм балаларга бик ошый. Авыл халкы аны булдыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле, – дип уртаклашты Изалия Сөләйманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International