Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны Әниләр көне белән котлый

2022 елның 27 ноябре, якшәмбе

27 ноябрьдә без бик матур бәйрәм − Әниләр көнен билгеләп үтәбез!

Бу календарьдагы иң якын һәм иң кадерле кешеләргә багышланган җылы бәйрәмнәрнең берсе. Мин барлык әниләрне дә чын күңелдән бу якты һәм рухи бәйрәм белән котлыйм!

Күпбалалы аналарга аерым хөрмәт һәм рәхмәтләремне белдерәм. Һичшиксез, тәрбиягә алган балалар белән җан җылысын уртаклашучы хатын-кызлар соклануга лаек.

Бу көнне ихлас теләкләр, барлык әниләргә рәхмәт сүзләре аеруча дулкынландыргыч яңгырый. Башкача була да алмый. Чөнки әни – безнең һәрберебез тормышында иң мөһим кеше, мәхәббәт һәм яхшылык сыйфатларын туплаган кадерле кеше. Бу күңелсез вакытта аның йөрәге үз ул һәм кызлары өчен генә түгел, ә Ватан сагына баскан һәркем өчен дә борчыла.

Без исә үз ягыбыздан мобилизацияләнгән нурлатлыларга ярдәм итү өчен бөтен көчебезне куябыз. Безнең районда, тулаем алганда, аналар һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарыла: мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләре игътибар үзәгендә, үсеп килүче буынны уңышлы тормышка ашыру өчен шартлар тудырыла. Бу өстенлекле бурычларны тормышка ашыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Ә бу бәйрәм көнендә барлык әниләргә бәхет һәм сәламәтлек, мәхәббәт, иң якыннарыгызның – балаларыгызның кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телим.

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International