Нурлат шәһәренең 8нче мәктәбендә укучылар һәм укытучылар «Татарча диктант»ны милли киемнәрдән язды

2022 елның 26 ноябре, шимбә

Биредә бөтендөнья мәгариф акциясенә 160 кеше кушылды.

«Татарча диктант-2022» акциясен үткәрү мәйданчыкларының берсе Нурлат шәһәренең 8нче мәктәбендә оештырылды. Соңгы елларда мәктәптә бу акцияне уздыру традициягә әйләнде: кайбер сыйныф укучылары һәм оештыручы туган тел һәм әдәбият укытучылары Гүзәл Әхмәтова һәм Фәридә Хатыйпова милли киемнәрдә катнашуы чараның әһәмиятен тагы да арттырды.

Шулай ук оештыручылар мәктәптә акция логотибы төшерелгән фотозона әзерләделәр, анда һәр катнашучы истәлеккә фотога төшә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International