Иң матур һәм иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне алдыннан шәһәрнең Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.
Әлеге чарага район кул эшләре күргәзмәсе дә бәйрәм рухы өстәде. Биредә алар үзләренең эшләнмәләрен, иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кунакларын Кама аръягы һәм Нурлат шәһәренең «Синең матур образың» тематик күргәзмәсе дә кызыксындырды.
Чараның тантаналы өлеше Мәдәният сарае сәхнәсендә узды. Биредә район башлыгы урынбасары Линар Маняпов тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Әни-тормышыбызда иң мөһим һәм кадерле кеше, һәм без ничә яшьтә генә булсак та, без аның өчен һәрвакыт бала булып калабыз. Бүген биредә залда утыручылар арасында балаларны тәрбияләүгә генә түгел, районның үсешенә дә үзеннән зур өлеш керткән, әни исемен горурланып йөртерлек хатын-кызлар бар. Биредә күптән түгел мобилизацияләнгән нурлатлыларның әниләре дә бар. Мондый батыр, лаеклы улларны, үз Ватаннарының чын патриотларын үстергәнегез өчен рәхмәт», – диде Линар Нурисламович. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәррина Сәйфетдинова да кушылды, ул үзе дә өч бала тәрбияләүче күп балалы әни.
Сәхнәдә бүләкләү тантанасы да булды. Линар Маняпов Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгының Мактау грамоталарын күп балалы, сәләтле балалар тәрбияләүче әниләр, спортчылар һ.б. армый-талмый һәм иҗади хезмәтләре, гаилә учагын, гореф-гадәтләрне һәм кыйммәтләрне саклау, балаларга лаеклы тәрбия биргән өчен Миләүшә Морякина, Наталья Рәхимҗанова, Валентина Клявлинага һәм Татьяна Ямугинага тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына Фәүзия Мөхәммәтова һәм Рәсимә Камалетдинова лаек булдылар.
Чара җирле үзешчән артистлар, балалар хореография коллективлары әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте.