Быел бөтендөнья белем бирү акциясе 7нче тапкыр узды.
Нурлатлылар быел да «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә актив кушылдылар. Иртәдән диктантны районның 30 мәктәбендә укучылар һәм укытучылар язды. Төштән соң ул «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә - акцияне уздыру мәйданчыгында дәвам итте. Биредә мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук теләге булган нурлатлылар җыелды.
“Мондый акциядә ел саен катнашам. Узган ел "5"билгесен алдым. Бу - Киекле мәктәбендә безгә татар теле укыткан минем татар теле укытучым Минахир Мөгайнетдиновның казанышы. Хәзер мин укыту һәм тәрбия татар телендә алып барылган "Алсу" балалар бакчасы мөдире булып эшлим. Әгәр дә без балаларда туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә телибез икән, иң беренче чиратта, үзебез дә дөрес итеп сөйләшергә генә түгел, яза белергә дә тиеш. Ә моның өчен үз белемеңне һәрчак камилләштерергә кирәк", - диде акциядә катнашучыларның берсе Гөлүсә Нугаева.
Белемнәрен сынап карарга теләүчеләр арасында "Югары Нурлат" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Ильяс Төхвәтуллин да бар иде.
“Акция инде җиденче тапкыр узса да, беренче тапкыр гына катнашам әле. Бу көннәрдә республика каналларында һәм социаль челтәрләрдә диктант турында күп сөйлиләр. Читтә яшәүче татарлар да катнашты. Бөтен татар дөньясы акциягә кушылды дип әйтергә була. Менә мин дә анда катнашырга булдым. Бер үк вакытта үз белемемне дә тикшерәм, чөнки мәктәпне тәмамлаганга 45 ел узган ", – диде ул.
Диктант текстын Нурлат гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Рузалия Мостафина укыды. “Мондый аудитория алдында диктантны беренче тапкыр үткәрәм. Шуңа күрә ниндидер дулкынлану бар. Диктант тексты катлаулы түгел дип уйлыйм. Быел оештыручылар Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романыннан өзек тәкъдим иттеләр.
Әлеге әсәр белән автор Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан игълан ителгән әдәби бәйгедә беренче урынны яулады», - диде Рузалия Усмановна.
Мәгариф бүлеге методисты Фәридә Ярмөхәммәтова сүзләренә караганда, бүген «Татарча диктант»ны районыбызда ике меңнән артык нурлатлы язган