«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе гражданнарны кабул итү декадасын уздырачак

2022 елның 25 ноябре, җомга

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә «Бердәм Россия»нең туган көне уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасы үткәрелә. Анда төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашачак.

Гражданнарны кабул итү планы-графигы:

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр 8.00-17.00

Партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Николаевна Ермилова, җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Индира Вәгыйзовна кызы Шәфикова (Хәмәдиев ур., 19).

2 декабрь 9.00-16.00

Шәһәр Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутат төркеме әгъзалары(Хәмәдиев ур., 19).

5 декабрь 8.00-16.00

Муниципаль берәмлекләр Советларында – авыл җирлекләрендә «Бердәм Россия» партиясенең депутат берләшмәләре әгъзалары.

6 декабрь

8.00-10.00 – партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин-район Советында (Совет ур., 98).

10.00-12.00 – ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Николаевна Рыбакова (онлайн-кабул итү).

14.00-16.00-Район Башлыгы урынбасары, район Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе Линар Нурислам улы Маняпов (Совет ур., 98); район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Ринат кызы Сәйфетдинова (Совет ур., 117).

7 декабрь 10.00-12.00 мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Ринат кызы Сәйфетдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Генадиевна Терентьева, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Игоревна Афанасьева (Хәмәдиев ур., 19).

8 декабрь 8.00-16.00

авыл җирлекләре башлыклары һәм партиянең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары-авыл җирлекләрендә.

9 декабрь 10.00-12.00 «Закон сагында» тематик кабул итү

Нурлат районы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Идрис Габделбәр улы Кәримов, шәһәр прокуроры Сәйяр Рафаэль улы Зыятдинов, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәшит улы Хәйруллин (Хәмәдиев ур., 19).

2-28-24 телефоны буенча алдан язылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International