Чара иң якын кешеләре авырган вакытта үзләре турында онытып торган әниләргә чын бәйрәм һәм шул ук вакытта аларның тынгысыз хезмәтләре һәм балаларын чиксез кайгыртулары өчен рәхмәт тә булды дип әйтергә мөмкин. Фотосессия бик дулкынландыргыч булып узды.
- Гаилә фотоальбомнарында балаларның рәсемнәре бик күп, әмма инде алар арасында ата-аналар инде үсеп җиткәч балалары белән төшкән кадрлар юк диярлек. Әниләр көне алдыннан без үзенчәлекле кунакларыбызга нәкъ менә шундый фотолар бүләк итәргә булдык та. Һәм алар искиткеч ихлас, нурлы һәм җылы, үзләре кебек үзенчәлекле дә килеп чыкты дип әйтер идек, - дип уртаклашты әлеге хәйрия проектының инициаторы китапханәче Гөлгенә Нәбиуллина.
Әйтүенчә, эшкәртелгәннән соң әниләрнең үзләренә тапшырылачак. Әлеге фотолар аларның кайгыртучан һәм игътибарлы гына түгел, ә бик матур һәм сөйкемле хатын-кызлар булуын да искә төшерәчәк.
Чөнки биредә аларның кабатланмас образларын булдыру өстендә стилистлар, фотографлар, макияж осталары эшләде, алар, профессиональ сыйфатлардан тыш, ярдәмчел булулары, ярдәм итү һәм рухландыру теләге белән дә аерылып торды. Алар барысы да проектта бушлай катнашты, өстәвенә, әниләр өчен зур булмаган бүләкләр дә әзерләгән иде. Һәм шул рәвешле көн саен хәтта үзләре турында онытып, батырлыклар кылучы, балаларының ихтыяҗларын үзләренекеннән өстен куючы әниләргә карата соклануларын белдерделәр.
– Мин башта ук, нинди ролект икәнлеген белмәсәм дә, чакыруны кабул иттем, - ди фотограф Ксения Пушкова, ул үзе бала чагында бик каты авырган, шуңа да чараның мөһимлеген яхшы аңлый. – Мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайчагында кабул итеп бетермиләр. Әмма мин бүген мондый балалар һәм әниләре белән рәхәтләнеп эшләдем, аларның көр кәефтә булуларын, бәхеттән балкыган йөзләрен күреп шатландым. Бу бик мөһим, чөнки аларга ярату башкаларга караганда артыграк кирәк бит.
Бу көнне аның белән бергә әниләр өчен матур образларны стилист-виззажист Ләйсән Шәрипова, фотограф Наталья Сендюкова, чәчтараш-стилистлар Альбина Ильмухина, Елена Нуруллина, маникюр һәм педикюр белгече Марта Гыйбадуллина тудырды, декарацияләрне исә Румия Мәслахова әзерләгән.
Әйе, безнең балаларыбызга ярату һәм кайгырту күбрәк кирәк, әмма безнең өчен хәзер бу авыр түгел инде. Без аларны ничек бар, шулай кабул итәбез. Шул еллар эчендә аларның һәр уңышына шатланырга һәм бәхетле булырга өйрәндек. Мондый очрашуларны түземсезлек белән көтеп алабыз, - дип уртаклашты хәйрия фотосессиясендә катнашкан Лилия Габбазова. Ул гап-гади әни. Әмма үзенчәлекле бала әнисе. Аның олы кызы Аделяга 19 яшь. Мәктәпне тәмамлаганнан соң менә инде ике ел буена ул өйдә утырырга мәҗбүр.
-Балаларыбыз катнаша алырлык мондый чаралар күбрәк булсын иде, - дип очрашу азагында әниләрнең уртак теләкләрен белдерде Лилия Рифкатовна.
Китапханәнең коворкинг – студиясенә килгән саен балалар яңа тәэсирдзр, эмоциялләр алалар. Алар кечерәк видеоклиплар ясарга өйрәнәләр, төрле сюжетлар буенча төшерелә торган тарихларның геройларына әвереләләр. Һәм бу күмәк фотосессия дә аларның хәтерендә дә озак сакланачак.