«Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында ата-аналар өчен республика семинары узды. Сөйләшүнең төп темасы: "Гаиләгә тере аралашуны ничек кайтарырга?".
Ата-аналар берничә аудиториядә эшләде. Аларның берсендә педагогика фәннәре кандидаты Владимир Дергунов белән очрашу узды. Кайбер әтиләр һәм әниләр ата-анага ярдәм ресурс үзәге җитәкчесе Наталья Реснянская белән шәхси консультациягә язылды. Психолог Әлфия Махатадзе белән очрашу вакытында да күп сораулар бирелде. Ул балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен карады.
Семинарда туклану сыйфатын тикшереп тору мәсьәләләре дә кузгатылды. Республика ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова районның гомуммәктәп һәм сыйныф ата-аналар комитетлары вәкилләре белән аралашты.
Семинар ахырында катнашучылар сертификатлар алдылар.