Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район эшмәкәрләре очрашты.
Очрашуда берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Сатдарова өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен халыкка һәм бизнеска социаль-икътисади ярдәм чаралары турында сөйләде.
Гражданнар оборонасы буенча чаралар турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин сөйләде.
Реклама конструкцияләрен урнаштыру кагыйдәләре һәм рөхсәт алу тәртибе турында район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итте.
Аннары Нурлат муниципаль районы эшкуарларының актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары каралды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова очрашуга йомгак ясау һәм районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан бурычлар кую хакында чыгыш ясады.