Бүген Нурлаттан хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркеме китте

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында бүген, 24 ноябрьдә, армиягә чакырылучыларның чираттагы төркеме-8 егет армиягә китте.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән Нурлат районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, хәрби комиссар Заһир Абдуллин мөрәҗәгать иттеләр.

Алар егетләргә армия хезмәтен намус белән үтүләрен, сугышчан антларына тугры булуларын һәм аларны өйләрендә көтүләрен һәрвакыт истә тотуларын теләделәр.  Башта барлык егетләрне дә Татарстан җыелма пунктына урнаштырачаклар, аннары хәрби бурычны үтәү урынына җибәрәчәкләр.

Армиягә чакырылучыларның чираттагы төркеме-5 егетне якын арада озатып җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International