Кичә Нурлат районы делегациясе район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә өлешчә мобилизациягә чакырылган һәм Казанның уку полигоннарында хәрби әзерлек узучы якташларыбыз янына барды.
Беренче очрашу танк полигонында узды, соңрак делегация «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәгендә мобилизацияләнгән егетләр белән очрашты. Визит барышында Алмаз Сәлим улы мобилизацияләнгән нурлатлылар белән аралашты, аларның яшәү шартларын бәяләде.
- Кичә генә без сезне шәһәрнең үзәк мәйданыннан озаттык, бу берничә атна сизелмичә узды. Сез-безнең геройларыбыз! Сез барыгыз да, үз Ватаныгызның чын уллары кебек, аның чикләрен яклый башладыгыз. Сезгә яхшы хезмәт һәм тизрәк өйгә әйләнеп кайтыгызны телим! Сезне исән-сау килеш көтеп калабыз! Сезнең нык тыл-безнең яклавыбыз астында, район җитәкчелеге тарафыннан һәр гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, - диде район башлыгы якташларыбызга мөрәҗәгать итеп.
- Без мондый очрашуларга бик шат, якыннарыбызның, якташларыбызның ярдәме безгә элеккечә үк кирәк. Район җитәкчелегенең безгә генә түгел, ә безнең гаиләләргә дә ярдәм итүенә шатбыз, - дип уртаклашты Р.С., хезмәттәшләре белән бергә ул танк училищесында өйрәнүләр уза. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәтен үткәндә алган күнекмәләр хәзер аңа бик файдалы, ди.
Ә «Матрос» кушаматлы мобилизацияләнүчегә эзләнү экспедицияләрендә катнашу тәҗрибәсе дә кирәк булып чыккан.
- Эзләү хәрәкәтендә мин 6 елдан артык, 14 вахта артта, шуңа күрә кыр шартларында булу куркытмый. Казу эшләрендә катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның безгә тыныч күк бүләк итүләрен аңладым. Хәзер Ватаныбызны бергәләп якларга безгә дә чират та җитте, - дип сөйләде сугышчы.