Казанда «Бала хокуклар дөньясында» видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә «Бала хокуклар дөньясында»-«Бала хокук даирәсендә» VIII Республика мәгълүмат — социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурста җиңү өчен 6 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр көрәште. Укучылар үз эшләрен индивидуаль, шулай ук төркемнәр һәм иҗат коллективлары составында тәкъдим иттеләр. Конкурста катнашуга быел барлыгы 469 яшь татарстанлы һәм аларның остазлары эше керде. Икенче этапка эксперт жюри бәяләве буенча 301 эш узган.
Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбе укучылары Самира Самерханова һәм Валерия Романова мөгаллимнәре Айгөл Сәлахова җитәкчелегендә «Бала хокуклар дөньясында» — «Бала хокук даирәсендә» республика конкурсының махсус призына лаек булды.