2022 елның 24 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында көндәлек оператив фараз.
24 ноябрьдә Татарстанда болытлы булачак. Кар, дымлы кар һәм салкын яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр.
Аерым районнарда бозлавык, томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы 0..-3˚.
Юлларда урыны белән кар көртлекләре, көчле бозлавык.
Һава шартлары начараю сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде.
Якындагы 1-3 сәгатьтә, 23 ноябрьдә кич белән, төнлә һәм көндез 2022 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 20 мм һәм аннан да күбрәк диаметрлы көчле боз хасил булуы көтелә.