Грипп, ОРВИ һәм COVID-19 белән авыручылар саны аз булуга карамастан, көзге-кышкы чор җитү белән Россиядә югарыда телгә алынган инфекцияләр төркеме буенча эпидпроцесс активлашты
Грипп балалар, өлкәннәр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Грипп һәм COVID - 19 симптомнары авыруларның башлангыч этабында охшаш-югары температура, йөткерү, буын авырту, баш авырту, көч кимү, ләкин бу инфекцияләрне дәвалау ысуллары төрлечә. Дөрес дәвалауны билгеләү өчен, авыруларны вакытында тикшерүне үз эченә алган дифференциаль диагностика кирәк.
Килеп туган вәзгыятьтә табибка үз вакытында мөрәҗәгать итү аерым әһәмияткә ия була. Табиб кына дөрес диагноз куя һәм кирәкле дәвалау курсын яза ала.