Иртәгә, 24 ноябрьдә, «Авторадио - Нурлат»ның туры эфирында «Татнефть» компаниясенең яшь, талантлы егетләре кунак булачак.
Илназ Вафин-виртуоз битбоксер, эшләүче яшьләрнең «Безнең Заман» республика телевизион фестивале лауреаты.
Илфат Гафуров-автор һәм башкаручы, аның треклары дөнья мәйданчыкларында тәкъдим ителә инде!
Программа кысаларында егетләр беренче тапкыр сәхнәгә чыгуларын, кумирлары кем булуын һәм музыкаль Олимпта киләчәкләрен ничек күрүләрен сөйләячәкләр.
Иртәгә 13.00 сәгатьтә 88.5 FM дулкынын көйләргә онытмагыз.