Хөрмәтле эшмәкәрләр!
2022 елның 24 ноябрендә 14.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда (Нурлат шәһәре, әктәп урамы, 3нче йорт) Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы район эшмәкәрләре белән очрашачак. Анда түбәндәге сораулар каралачак:
- Өлешчә мобилизация шартларында икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен халыкка һәм бизнеска социаль-икътисадый ярдәм күрсәтү чаралары турында;
- Гражданнар оборонасы чаралары турында;
- Нурлат шәһәре һәм районының биналарында һәм корылмаларында реклама һәм элмә такталар урнаштыру кагыйдәләре турында;
- Мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең райондагы социаль чаралары турында.