Нурлат пенсионерлары «Татнефть» ярдәме белән ачылган сәламәтлек һәм актив озын гомер үзәгендә ялларын актив үткәрәләр.
Үзәкне ачу вакытында биредә бик яхшы команда формалашкан инде. Нурлат районы үзәк хастаханәсенең ЛФК, Кызыл Хач бүлекчәсе инструкторлары җитәкчелегендә дәресләр, шул исәптән А. Н.Стрельников системасы буенча сулыш гимнастикасы, беренч е медицина ярдәме күрсәтү буенча атнага 4 тапкыр уздырыла.
Иртәгә, 23 ноябрьдә, 16 сәгатьтә үзәктә «Калория контроль астында!», ә шимбә көнне Парк территориясендә өлкән яшьтәге барлык теләүчеләр өчен скандинавия йөреше буенча дәресләр узачак.
Язылу өчен телефон: 8 927 671 40 24 (Анжела Рәфыйк кызы Закирова).