Нурлат районы Башлыгы яңа имам-мөхтәсиб белән очрашты

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Алмаз Әхмәтшин һәм Ирек хәзрәт Сәйфуллин мөхтәсибәт эшчәнлегенә кагылышлы өстенлекле бурычлар турында сөйләштеләр. 

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин яңа сайланган имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәйфуллин белән очрашты.

Очрашу барышында уртак эшчәнлек, террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору, шулай ук яшь буынны тәрбияләү, конфессияара диалогны саклау һ. б. мәсьәләләр каралды.

Алмаз Сәлим улы яңа мөхтәсибкә эшендә уңышлар теләде, рухи-әхлакый эшчәнлекне оештыруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International