Узган ялларда нурлатлылар Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы җирле иҗтимагый оешмасы инициативасы белән танк училищесында һәм Казан - Экспода өйрәнү полигоннарында сугышчан әзерлек узучы якташларыбыз янына барып кайттылар. Аларга гуманитар ярдәм күрсәттеләр, ә полигонда якташларыбызга ярдәм йөзеннән концерт оештырдылар. Очрашулар бик дулкынландыргыч үтте. Җирле иҗтимагый оешма рәисе Ришат Сафиуллиннан, эзләү отряды командиры Владислав Кузьминнан, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдиновадан теләктәшлек сүзләре яңгырады. Якташларга Татарстан һәм Нурлат районы флагларын тапшырдылар. Алар исә, үз чиратында, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Барлык битараф булмаган якташларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт. Сез тапшырган техника һәм кирәкле әйберләр безгә хезмәт күрсәтү өчен файдалы булачак. Сезнең теләкләрегез безне кадерләп өйдә көтүләренә ышаныч бирә», - дип мөрәҗәгать итте нурлатлылар район халкына.