Бүген укучылар өчен Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Илгиз Сәйфуллин “Батырлык дәресе” үткәрде.
Ул балаларга Халыклар дуслыгы йорты музеенда саклана торган экспонатлар турында сөйләде һәм аларның игътибарын һәрбер предметның кечкенә, әмма шундый әһәмиятле тарихына юнәлтте.
“Батырлык дәресе”н ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика Советында Нурлат районы вәкилләре һәм “Сугышчан туганлык” берләшмәсе вәкилләре шул ук мәктәпнең яшьармиячеләре катнашында “Бердәм Россия" партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе ярдәмендә оештырылды.
Шулай ук укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга атап язылган җылы хатларын да тапшырдылар