Сәрия Сабурская һәм Асия Вәлиуллина татарстанлыларны бергәләп кабул итәчәкләр

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак.

Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 14.00 дән 16.00 гә кадәр Казан ш., Карл Маркс ур., 61 адресы буенча уздырыла.

Республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендә кабул итүдә җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Гражданнарны бергәләп кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

 Фото: "Нурлат-информ"архивыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International