Көзге-кыш чор су чәчәге таралу очракларының иң югары ноктасы булып санала

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Халыкта «су чәчәге» дип аталган авыру шактый проблема китерә. Ә быел аның саны узган елгы күрсәткечне узып киткән инде.

 – 2021 елда район территориясендә су чәчәге белән авыруның 141 очрагы теркәлгән инде, агымдагы елның 16 ноябренә инде  155 очрак булды, - диде Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова.

Һәр кеше гомерендә бер тапкыр булса да «су чәчәге» белән авырый дип санала.

- Күбесенчә 1 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар авырый, максималь авырулар саны 3-4 яшьлек балалар арасында билгеләнә. 6 айга кадәрге балалар су чәчәге белән авырмыйлар да диярлек, чөнки әниләрнең иммунитеты аларга плацента һәм күкрәк сөте аша күчә, - Гүзәл Әмир кызы. Әгәр балалар су чәчәге белән авырсалар, массакүләм чараларда катнашудан баш тартырга кирәк.

– Көнгә ике тапкыр дезинфекцияләү чаралары кулланып бүлмәләрне дымлы җыештыру оештырыла һәм үткәрелә, йомшак уенчыклар көнкүрештән чыгарыла, ә башка материаллардан эшләнгәннәре кайнар су һәм юу чаралары белән эшкәртелә, - дип профилактикалау чаралары хакында сөйләде ул

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International