Нурлат районы Хаҗиевлар фермер хуҗалыгында «Каз өмәләре» дәвам итә

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Чулпан авылыннан Хаҗиевларда каз өмәләре октябрь урталарын ук гөрли инде.

Фермер хуҗалыгында өмәләрне башлап җибәрер өчен кар төшкәнне көтмиләр.

Чөнки казларны күптәннән инде дистәләр, йөзләр белән түгел,  ә меңнәр белән исәплиләр. Быел да 3700 баш каз үстергәннәр.

- Кошчылык белән шөгыльләнә башлавыбызга 20 еллап. Дөрес, баштагы бер-ике елда нибары 200-250 баш кына үстердек, аннары бераз тәҗрибә туплагач, баш санын меңгә кадәр җиткердек. Соңгы 5 елда 3000 һәм аннан да күбрәк каз асрыйбыз, – ди гаилә башлыгы Рөстәм Хаҗиев.

Хаҗиевларның "каз сезоны” гадәттә апрель ахырында башланып китә. 3 атналык каз бәбкәләрен шул вакытларда кайтаралар. Дөрес, әзерлек эшләрен аңа кадәр үк кайгыртырга туры килә. Яшь кошлар өчен бина җылы һәм шул ук вакытта чиста булырга тиеш,  җитәрлек күләмдә азыкны да алдан әзерләп куялар. Беренче вакытта казларга махсус катнаш азык кына бирәләр.

- Катнаш азыкны заказ буенча Мари Иленнән кайтарабыз. Килограммын 57 сумнан быел да аны 15 тонна сатып алдык.  Аның составында казлар өчен кирәкле барлык матдәләр, витаминнар бар. Шуңа күрә бәбкәләребез авырмый диярлек, Аннан инде бөртеккә күчәбез. Бу яктан бертуган абыем бик нык ярдәм итә, без аңа бик рәхмәтле, - ди Рөстәм Гаязович.

Кошлар бераз көрәйгәч, үләнлекләргә чыгарып җибәрергә дә була. Фермерларның бакча башыннан ук иркен болынлыклар башланып китә, сулыклар да җитәрлек, шуңа күрә көзгә кадәр казлар иркенләп яшел азыкта үсә. Хаҗиевларның кар шикелле ап-ак казлар көтүе ерактан ук күренеп тора.

– Бездән каз алган һәркем аның ите бик тәмле булуын билгеләп үтә. Ничә еллар дәвамында нәкъ безнең хуҗалыктан гына каз алучылар да бар. Хәтта Чаллыдан, Казаннан, Самарадан да мактый-мактый килеп алалар. Минем уйлавымча, бу казларның экологик чиста шартларда үсүе, үлән белән туклануы белән бәйле. Өстәвенә, безнең хәләл продукция, минемчә, бу да мөһим роль уйный, – ди Резеда Минехатифовна.

Чыннан да, Хаҗиевларның фермер хуҗалыгын Нурлатта гына түгел, бөтен республикада һәм күрше өлкәләрдә дә яхшы беләләр. Чөнки алар еллар буе сатып алучыларның ышанычын яулаган бит һәм хәзер сыйфат маркасын төшерергә хакыбыз юк, дип саныйлар. Каз өмәләре дә барлык шартларга һәм ветеринария-санитария таләпләренә туры китереп үткәрелә. Каз йолку һәм эчләрен чистарту өчен махсус биналары бар. Көн саен диярлек анда иртәдән кичкә кадәр эш кайнап тора. Чулпан, Зирекле, Биккол, Октябрин авылларыннан килгән хатын-кызларның бер көндә һәркайсы көненә 8әр баш  каз йолкып, эч-башын эшкәртергә өлгерә. Көн дәвамында  50-70 каз чистарта алар. Октябринадан Халидә апа Төхвәтуллина фермер хуҗалыгында инде 14нче сезон рәттән эшли икән. Аңа "коллегалары” нигездә иң җаваплы эшне – казларны тимер белән үтүкләүне йөклиләр. Нәкъ менә шундый ысул белән, элекке кебек, биредә казларны кайнар суга батырып түгел, ә йолкыйлар.

Болай эшләгәндә мамыгын киптерәсе түгел. Дөрес, катлаулырак, әмма без сыйфатны беренче урынга куябыз. Пар белән йолкылган каз чиста булып чыкканлыктан, товар кыяфәте дә югалмый. Менә нинди матур каз түшкәләре килеп чыга, – ди Халидә апа. Аларның рәте исә ишәйгәннән-ишәя, каз йолкучыларның кулларына күз иярми,  эш конвейердагы сыман оешкан төстә бара.

"Без аларны эчләрен алгач та җидешәр кат юабыз әле», – дип сүзгә кушыла башка хатын-кызлар да.

Чистартылган каз түшкәләрен махсус пакетларга төреп, туңдыргычларга урнаштыралар. Аларда берьюлы 400ләп каз түшкәсен сакларга була икән. Аларның авырлыгы уртача 4 килограмм тәшкил итә, араларында хәтта 6шар килолылары һәм хәтта 9 килога җиткәннәре дә булгалаган. Казлар туңдыргычларда озакка тоткарланмый, чөнки клиентларга кытлык юк.

«Гадәттә казларны Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр сатабыз. Урнаштыру белән проблема чыкканы юк. Ә мамыгын өйдән килеп алалар. Элек аның артыннан Белоруссиядән, хәзер Краснодар краеннан киләләр", - диләр Хаҗиевлар.

Фермерлар үз эшләре турында сөйләгәндә, бар да җиңел генә кебек тоелса да, билгеле аның үз кыенлыклары җитәрлек. Җәй буена казларны күз карасыдай саклап үстерергә кирәк бит. Соңгы елларда ветеринария таләпләре дә катгыйлана бара. Ел саен кош гриппы да куркыныч тудыра дип әйтергә мөмкин. Игътибарны бераз киметсәң, мең баш казыңнан да колак кагырга мөмкинсең.

«Авыл хуҗалыгы хезмәте болай да җиңелләрдән түгел, ә кошчылык тагын да катлаулырак. Кайчагында без бу юнәлешне үзгәртмибез микән дип уйлыйбыз. Ләкин без бу эшкә ярату белән карыйбыз, шуңа күрә авырлыклар бик сизелмидер. Гомумән, эшне яратырга кирәк. Авырлык беркайчан да бетмәс. Балаларыбызны да, оныкларыбызны да шулай өйрәтәбез", - диләр Хаҗиевлар.

...Фермерлар быел каз өмәләре ноябрь азагына ук иртәрәк тәмамланыр дип фаразлый. Утардагы кош – корт саны кимегәннән-кими-нибары 1000ләп баш калып бара. Аннары хуҗалыкта киләсе сезонга әзерлек башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International