Бүген «Татнефть»нең М.Хуҗин исемендәге спорт комплексында яшь йөзүчеләр арасында йөзү буенча ачык ярышлар узды.⠀ ⠀
Төрле яшь категорияләренә бүленеп, балалар аркаларындагы кроль һәм күкрәккә ятып кроль белән көч сынаштылар, команда эстафетасы да дәртле үтте. Ярышларда Лениногорск шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең, «Тулпар»спорт сарае, М.Хуҗин исемендәге спорт комплексында шөгыльләнүче барлыгы 100дән артык яшь спортчы катнашты,. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.⠀ ⠀
Йөзү-балалар өчен иң файдалы спорт төрләренең берсе, һәм ярышлар уздыру сәламәт эмоциональ фон тудыра, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Көчле һәм эмоциональ яктан алар өчен әти-әниләре дә зур терәк булды. Без балаларда спорт белән кызыксыну һәм аларны яңа җиңүләргә этәрү өчен алга таба да мондый ярышларны уздырачакбыз, - дип билгеләп үтте спорт учреждениесе директоры Диләрә Куманяева.⠀