"Ак калфак"ның Нурлат бүлеге җитәкчесе иҗтимагый оешма утырышында катнаша

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Күчмә утырыш Түбән Кама районында уза.

Бирегә бөтен республикадан "Ак калфак" татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары җыелды. Катнашучылар арасында Нурлат бүлеге җитәкчесе Гөлия Галләмова да бар.

Күчмә утырыш программасы бик бай. Делегатлар көн дәвамында Түбән Кама районының истәлекле урыннарында булдылар, музейларда, шул исәптән халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда булдылар, "Бишек" балалар театр студиясе, "Адымнар" белем бирү комплексы, "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры һ.б. эшчәнлеге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International