Нурлат укучылары «Имин юллар» Бөтенроссия онлайн - олимпиадасында катнашалар

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Шәһәр һәм район мәктәпләренең 1-9 сыйныф укучылары «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашалар.

Олимпиада «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 1 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр уза.

- Аны Учи.ру белем бирү платформасында онлайн-форматта узарга була. Олимпиада интерактив дәресләр һәм тест биремнәреннән тора, алар укучылар өчен аңлаешлы һәм кызыклы форматта ясалган. Биремнәр төрле яшь категорияләре өчен тиешле авырлыкта эшләнгән, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Тимофеева.

Мәктәп укучылары олимпиадаларда өйдә әти-әниләре белән дә, белем бирү учреждениеләрендә дә катнашалар. Мисал өчен, шәһәрнең 9нчы мәктәбендә олимпиадада катнашу максатыннан урта сыйныфлардагы 230 бала өчен график буенча 1 көн билгеләгәннәр. Бөтен кирәкле җиһазлар булган информатика кабинетында алар берничәшәр кеше, төркемнәргә бүленеп, биремнәрне үтәгәннәр.

– Олимпиаданың этаплары төрле-гадиләре дә  бар, аларны озаграк уйларга туры килгәннәр дә бар иде. Без юл йөрү кагыйдәләрен көн саен кабатлыйбыз, әмма онлайн форматта үз көчебезне сынап карау аеруча кызыклы булды, – дип уртаклашты 5нче сыйныф укучысы Айгөл Хәсәнова.

Район Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә билгеләп үтүләренчә, «Имин юллар» Бөтенроссия олимпиадасы – өлкәннәргә һәм балаларга юллардагы иминлек кагыйдәләрен искәртү өчен менә дигән мөмкинлек. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларындагы Бөтенроссия олимпиадасында Нурлат районы буенча 5000нән артыграк 1-9 сыйныфлары укучылары катнашкан, шуларның 2000ләбе -башлангыч сыйныфларда белем алучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International