Нурлат районы үзәк хастаханәсе коллективы солдатларга ярдәмгә хезмәт хакының бер өлешен күчерде

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Нурлат районы үзәк хастаханә коллективы мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм йөзеннән җирле фондка 250 мең сумнан артык акча күчергән.

- Хезмәттәшләр үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын мобилизацияләнгәннргә ярдәм итүгә күчерү тәкъдиме белән чыктылар. Җыелыш үткәрелде, анда бу инициативаны бөтен коллектив хуплады. Җыелган акчалар безнең сугышчыларга ярдәм итәр дип өметләнәбез, – диде Нурлат районы хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән нурлатлыларга ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә адреслы ярдәм күрсәткән: күптән түгел генә чакырылган 2 хезмәткәрнең уллары өчен алар сәдака итеп 33 мең сум акча җыеп тапшырган, хастаханә коллективы өчен бу мондый хәйрия марафоннарында катнашуның беренче тәҗрибәсе түгел.

- 2014 елда, Кырым Россиягә кушылгач, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы белән без шулай ук барлык коллектив белән акча җыюга кушылдык һәм матди ярдәм сыйфатында бер көнлек хезмәт хакын күчердек, – дип дәвам итте баш табиб урынбасары.

Гуманитар ярдәмне җыю буенча штабта билгеләп үтүләренчә, район медицина хезмәткәрләре җыйган акчалар генераторлар, бензин пычкылары, балталар һ.б. сатып алуга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International