Нурлатлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2022 елның 18 ноябре, җомга

Көн дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә районның 9 кешесе мөрәҗәгать итте.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә пенсия фонды белгече, БТИ адвокаты, юрисконсульты, нотариус һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе катнашында Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.

Чара онлайн режимда узды.

Район халкы үз проблемалары һәм сораулары белән: картлык буенча иминият пенсиясенә хокук, пенсия тупланмалары акчаларын түләү турында мөрәҗәгать итте.  Шулай ук мирас буенча бәхәсле мәсьәләләргә, фатирдан өземтәләргә, ипотека кредитын түләгәннән соң фатирны рәсмиләштерү процедурасына кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә бар иде. Бүләк итү килешүен рәсмиләштерү, фатирда өлеш бирү буенча консультацияләр бирелде.

Барлык сораулар буенча җентекле консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International