15-20 ноябрьдә билгеләнеп үтеләчәк салым органнары хезмәткәре көне алдыннан, Федераль салым хезмәте һәм РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе «Безнең салымнар – балаларның лаеклы киләчәге» дигән масштаблы проектны – Бөтенроссия күләмендәге салым буенча диктант язу проектын үткәрә.
Әлеге вакыйгага Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Колесников РАНХиГС студентлары алдында чыгыш ясаганда башлангыч бирде: «Салымнарны ни өчен түләвебезне аңлау мөһим. Ышаныч сезнең барлык сорауларга җавап алгач туа. Салым диктанты-сезнең салым ментальлегенә катнашуыгыз, ул безнең мәдәниятнең бер өлеше,һәм без балаларыбызны шул ук культурада тәрбияләячәкбез».
Диктант онлайн режимда узачак. Үз белемнәреңне 20 ноябрьгә кадәр сылтама буенча кереп тикшерергә була. Төрле салым тематикалары буенча 30 сорауга җавап бирергә һәм бер сәгатькә сыешырга кирәк. Барлык катнашучылар да баллар санына карап истәлекле сертификатлар яки дипломнар алачаклар. Иң яхшылары Россия Федераль салым хезмәтенең НДФЛ буенча видеокурсын бушлай уза алачак