Нурлатта семинар-киңәшмәдә мөмкинлекләре чикле балалар өчен инклюзив белем бирү мохитендә махсус шартлар булдыруга заманча таләпләр буенча фикер алыштылар.
Республика районнарының адаптив төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында Нурлат интернат-мәктәбе базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен семинар-киңәшмә узды.
Башта аларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Линар Маняпов сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде. Аннары семинарда катнашучылар темалар буенча фикер алышуга күчтеләр.
Биредә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры Разия Савченко, аның урынбасары Оксана Дукс һ. б. катнашты.
Семинарда катнашучылар дәресләрдә һәм түгәрәкләрдә булдылар, анда интернат-мәктәп укучылары үзләренең осталыкларын һәм һөнәрләр дөньясында белемнәрен күрсәттеләр. Алар шулай ук укучылар эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, «Киләчәк»балалар иҗаты үзәгендә булдылар.