20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәрнең Мәдәният сараенда гражданнарны кабул итү булды.
Нурлатлыларның сорауларын тыңларга район башкарма комитеты, Нурлат районы буенча Россия ЭЭМ, шәһәр прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте вәкилләре һәм башкалар килгән иде.
Мөрәҗәгатьләр төрле иде. Нурлатның яшь гражданнарын кәрәзле телефоннарны дәресләре вакытында куллануның законлылыгына кагылышлы сораулар кызыксындырды, мәктәпнең эчке регламенты белән тыюга карамастан, электрон тәмәке тарту өчен нинди җаваплылык каралган, дүрт аяклы йорт хайваннарын урамга чыгаручы эт хуҗалары нинди җаваплылык тота һәм башкалар.
Әйтик, 1нче шәһәр мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Евгений Иванов киләсе елда җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашырга ниятли һәм иң беренче чиратта укучыларның хезмәт эшчәнлеге ничек җайга салынуы һәм аның ничек түләнүе белән кызыксынды.
– Мин инде узган ел төзелеш компаниясендә эштә тәҗрибә тупладым һәм мәктәп укучылары өчен хезмәт шартлары турында тулырак белергә теләр идем, чөнки киләсе елда да эшкә урнашасым килә, – диде Евгений.
– Сезнең эш көнегез 3-4 сәгать булырга тиеш, әмма күбрәк түгел, - дип аңлатма бирде бу уңайдан шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Ирина Шувалова. – Эш бирүчегез белән килешү төзелә. Законлы вәкил һәм опека һәм попечительлек органнары ризалыгы белән балигъ булмаганнар өчен эшкә урнашу мөмкин. Хезмәткә карата каршылыкларны булдырмас өчен, эшкә урнашыр алдыннан медицина тикшерүе узарга кирәк. Укучыларны эшкә урнаштыру халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша башкарыла, анда өстәмә субсидияләр дә бирелә. Хезмәт хакының минималь күләме буенча пропорциональ рәвештә эшләнгән вакыт өчен түләү башкарыла.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Тимофеева һәр шәһәр мәктәбендә җәй көне хезмәт һәм ял лагерьлары эшләвен, анда өлкән сыйныф укучылары мәшгульлек үзәге аша 18 көнгә вожатыйлар булып урнаша алулары турында мәгълүмат бирде.